Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисенең Балыкчы көненә котлавы

2022 елның 10 июле, якшәмбе

Безнең республика табигый байлыклары белән дан тота. Аның зур балык запаслары булган су бассейннарының гомуми мәйданы 4 мең квадрат километрдан артып китә.

Мондый су байлыгы җирле балыкчыларны да, Россиянең башка төбәкләреннән дә һәвәскәр балыкчыларны үзенә җәлеп итә.

Хөрмәтле хезмәттәшләребез – балыкчылар, предприятиеләр һәм балык хуҗалыклары хезмәткәрләре – сезнең көндәлек авыр, фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанның азык-төлек иминлеге тәэмин ителеп, балык хуҗалыгы комплексы үсеш ала бара. Хезмәткә мөнәсәбәтегез һәм югары осталыгыгыз өчен рәхмәт Сезгә.

Әлеге тармакта дистәләрчә еллар эшләгән, традицияләрне саклаган һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәсен яшь буынга тапшыручыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Сезгә бәхет, нык сәламәтлек, тотрыклылык һәм яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телим, ауларыгыз мул булсын! Ә һәвәскәрләргә балык тотудан рәхәтлек алуыгызны, яхшы һава торышының һәрвакыт сөендереп торуын, сулыкларда да, коры җирдә дә уңышлар юлдаш булуын телим.

 

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча

дәүләт комитеты рәисе                                                                                                                         

Ф.С. Батков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International