ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре укучыларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан эко белем бирү буенча эш алып барыла һәм, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча әңгәмәләр оештырыла.

Шундый чараларның берсе Тәтеш районының Монастырское авылы укучылары өчен узды. «Долгая долина» тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Укучылар табигать кочагында булганда нәрсә эшләргә мөмкин һәм ярамый, шулай ук урман янгыннары ни өчен куркыныч һәм ут стихиясе үзеннән соң нинди нәтиҗәләргә китерүе турында игътибар белән тыңладылар. Чара ахырында балалар табигатьне сакларга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International