Казан аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» юнәлешләре буенча белем алган 80 нән артык студент диплом алды.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе исеменнән чыгарылыш студентларын олы тормышка аяк баслары белән Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков котлады.
«Дипломнар тапшыру – әле генә студент булган чыгарылыш укучылары тормышында иң дулкынландыргыч вакыйгаларның берсе. Бу иң якты һәм тантаналы мизгел, аны һәркем уку еллары дәвамында көтеп ала. Тиздән республика үсешенә зур өлеш кертерсез, дип өметләнәм», – диде ул.
Университет ректоры Айрат Вәлиев тә чыгарылыш студентларына котлау сүзләре җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, факультетның педагогик составы даими рәвештә белем бирүнең сыйфатын яхшырту өстендә эшли, студентларга эшләрендә кирәк булачак белемнәр бирә. Чыгыш ахырында яшь белгечләргә яхшы эш табуларын һәм югары дәрәҗәле белгечләр булуларын теләде.