Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында аучылык мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны эшли башлады

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Ау сезоны алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 211-71-89 кайнар линия телефоны эшләве турында искә төшерә.

Телефон ведомство эш графигы нигезендә дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9:00-18:00 һәм җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьтә эшли.

Кайнар линия гражданнар өчен дә, юридик затлар өчен дә билгеләнгән. Күрсәтелгән телефон буенча шалтыратып, бу өлкәдә закон бозуларны кисәтү һәм әлеге хокук бозу очракларына оператив җавап бирү мәсьәләләре буенча киңәшләшергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International