ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең Зөя аучылык хуҗалыгы территориясендә яшәүче кыр үрдәкләренең 60 бәбкәсе барлыкка килде.
Кыр үрдәкләренең яңа буыны акрынлап үсеп килә, әмма әле һаман да әнкәләренә сыеналар. Бәбкәләр актив рәвештә үз тирәлеген үзләштерәләр, күршеләре – фазаннар, кроликлар белән танышалар.
Бүгенге көндә кошларның гомуми саны үрчем белән бергә 72 баш, шуларның 12 се олы ана кош һәм 1 ата кош. 2023 елның язында үскән кошларны Зөя аучылык хуҗалыгы биләмәләренә өлешчә чыгару планлаштырыла.
Белешмә өчен:
Кыр үрдәкләре гадәти үрдәкләр семьялыгына керә. Җирле спорт аучылыгының, Ерак Төньяктан һәм чүлле районнардан тыш, яраткан объекты булып тора.