Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың аеруча саклана торган табигать территорияләренең торышын мониторинглау буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре ел саен фәнни-тикшеренү эшләре үткәрәләр.
Шуларның кайберләре «Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә үтте. Казан федераль университетының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы ассистенты Наил Назаров җитәкчелегендә практика үтүче студентлар күлләрне тикшерделәр.
Ике көн дәвамында егетәләр-кызлар тыюлык хезмәткәрләре белән бергә тыюлыкның фауналарын һәм флораларын тикшерделәр, шулай ук Прость елгасын һәм сигез күлне комплекслы гидробиологик һәм гидрохимик тикшерү үткәрделәр.
Тикшеренүләр кысаларында яшь галимнәр тарафыннан фито - һәм зоопланктонның, зообентосның һәм ихтиофаунаның төр составы һәм сан ягыннан күрсәткечләре билгеләнде, шулай ук сирәк һәм саклана торган үсемлекләр һәм хайваннарның очравы исәпкә алынды.
Чара тыюлык эше һәм алга таба уртак планнар турында кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышу белән тәмамланды.