Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан экологик белем бирү буенча эш алып барыла, шулай ук аеруча саклаулы табигать территорияләрендә экскурсияләр һәм өмәләр оештырыла.
Шундыйларның берсе «Чулпан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә узды. Тыюлык хезмәткәрләре Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә якындагы территориядә тәртип урнаштырдылар.
«Кызганыч, тыюлыкка килүчеләрнең барысы да чүплекләр оештыруны һәм территорияне пычратуны тыюны да үз эченә ала торган махсус сак режимын үтәми. Ә табигать кешеләр сулыкларга ташлый торган органик булмаган калдыклардан җәфа чигә. Барыннан да ешрак пластик ташлыйлар. Ул черем, шунлыктан сулыкларда һәм урманнарда яшәүчеләр өчен куркынычозак еллар дәвамында саклана», – ди «Чулпан» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Дамир Фатыйхов.
Экологик чара үз нәтиҗәләрен бирде –балалар өлкәннәр белән берлектә заказник территориясенең 1,5 гектарын чистарттылар. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкны республикабызның табигый байлыгына сакчыл карарга чакыра.