ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ышаныч телефоны эшләве турында искә төшерә

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Гражданнарга һәм юридик затларга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең коррупция күренешләре фактларын, әгәр алар булса, җиткерү буенча төрле мөмкинлекләр бирелде. Ведомство сайтында «Коррупциягә каршы тору» дигән махсус бүлек бар, анда «Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен кире элемтә» бүлекчәсендә гражданнар мөрәҗәгать формасын электрон рәвештә тутыра алалар. Шундый ук максатларда «ышаныч телефоны» эшли.

Коррупция фактлары буенча эшчәнлек өлкәсендә хокук бозулар турында хәбәрләрне 8(843)211-73-81 телефонына шалтыратып калдырырга мөмкин.

Алар турында өстәмә элемтә каналлары аша хәбәр иткәндә бирелгән мәгълүматларның конфиденциальлеге гарантияләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тулы җавапны үз вакытында әзерләү максатыннан хәбәрдә исем-фамилия, адрес (почта/электрон), элемтә өчен телефон һәм мөрәҗәгатьнең асылын күрсәтергә киңәш ителә.

Ышаныч телефоны буенча гражданнарны кабул итү эш көннәрендә эш сәгатьләрендә башкарыла:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

җомга 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр

тәнәфес 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгаткә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International