Урал Робинзоны Данил Сухоруков «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында булды

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Уралдан Каспийскига кадәр кулдан ясалган сал белән йөзү максатын куйган Түбән Тагилдан сәяхәтче Данил Сухоруков, Татарстанда беразга гына тукталып, «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында булды.

Тыюлык башлыгы Максим Улыбин сәяхәтчегә Чистай районының биологик төрлелеген сөйләде һәм күрсәтте.

«Тыюлык территориясендә 7 төр җир-су хайваны һәм 5 төр сөйрәлүче яши. Җир-суда яшәүчеләр арасында буа бакасы өстенлек итә, ә сөйрәлүчеләр арасында –гади тузбаш. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән кызыл корсаклы су «үгезе», гади кара елан (зәһәр елан) һәм җизбаш (бакыр кәлтә) сирәк очрый. Аучылык һәм промысел имезүчеләреннән 12 төр яши. Күпсанлыларга ондатра, үр куяны, төлке һәм америка чәшкесе керә. Кәҗәболан, сусар, дала көзәне, ас, янутсыман эт, бурсык һәм кондыз сирәгрәк», – диде ул.

Экскурсия барышында Данил үзенең тәҗрибәле сәяхәтче булуын һәм экстремаль экспедицияләренең күп булуын сөйләде. Шул исәптән Урта Азия таулары һәм төрле илләр буенча җәяүләп тә экспедицияләрдә булган. Уралдан Каспий диңгезенә кадәр 2,5 мең чакрымнан артык араны суда ялгыз гына һәм бары тик сал һәм ишкәкләр ярдәмендә генә яулау – чираттагы максаты.

«Мин 2 ай элек Түбән Тагил янындагы Усть-Утки авылыннан кузгалдым. Берничә шлюз узып, Чусовой буйлап Камага төштем. Чынбарлыкта мин күзаллаганча гына булмады. Һәр чакрымны яулар өчен көрәшергә кирәк. Сине елга буйлап үзе алып бара торган уңай искән җил һәм агымның яхшы булуы бик сирәк күренеш. Башка очракларда ишәргә кирәк. Ә Татарстан табигате миңа ошады, бәлки, мин монда тагын да әйләнеп кайтырмын, һәм бер генә тапкыр да түгел», - дип уртаклашты ул.

Алда Данил Сухоруковны озын юл көтә. Каспий диңгезенә экспедициясен җәй ахырына тәмамлау планлаштырыла. Әмма бу әле сәяхәтләр циклының башы гына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International