Республикада 2022 елның 1 августыннан 2023 елның 1 августына кадәрге чорда аучылык ресурсларын аулау лимитлары һәм квоталары расланды. Тиешле Указга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов кул куйды.
Татарстанда барлыгы 13 635 поши, 12 708 себер кыр кәҗәсе, 142 затлы болан, 81 селәүсен һәм 3 247 бурсык исәпләнә.
Аучылар алдагы сезонда 683 поши, 521 себер кыр кәҗәсе, 4 селәүсен һәм 197 бурсык аулый алачак.
Указ белән сылтама буенча танышырга мөмкин.