ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 4 августтан Татарстан Республикасының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә бурсык аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспортның төп нөсхәсе);
- аучылык билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция (бурсыкка җыю ставкасы – 1 башка 60 сум).
КФҮ операторыннан гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.
Гаризаны ышаныч кәгазе нигезендә ышанычлы зат тарафыннан бирергә мөмкин.
Квота түбәндәге һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә урнаштырылган (ООУ):
Әгерҗе районы ООУ – 3 баш;
Азнакай районы ООУ – 3 баш;
Әлки районы ООУ – 1 баш;
Әлмәт районы ООУ – 1 баш;
Баулы районы ООУ – 2 баш;
Лениногорск районы ООУ – 2 баш;
Менделеевск районы ООУ – 1 баш;
Яңа Чишмә районы ООУ – 1 баш;
Сарман районы ООУ – 2 баш;
Чистай районы ООУ – 1 баш;
Ютазы районы ООУ – 1 баш;