Республикада ау этләре һәм ау кошлары белән нарат урманы, дала һәм кыр киекләрен аулау сезоны ачыла

2022 елның 5 августы, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген ау этләре һәм ау кошлары белән нарат урманы, дала һәм кыр киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул 2023 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Ау кагыйдәләре нигезендә, нарат урманы киек кошларына – тәлләтәвеч, суер, көртлек һәм боҗыр, ә дала һәм кыр киекләренә бытбылдык, күгәрченнәр, урман күгәрчене һәм соры көртлек керә.

Исегезгә төшерәбез, гади урман күгәрчене Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм аңа ау тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International