Куйбышев сусаклагычына 120 меңнән артык Кызыл китапка кертелгәннәр чыгарылды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген Куйбышев сусаклагычының Зөя култыгына 120 меңнән артык чөгә балыгы маймычлары җибәрелде. Балык җибәрү биологик су ресурсларына китерелгән зыянны тулыландыру максатыннан башкарылды.

Чара Россия Балыкчылыгының Урта Идел территориаль идарәсе тарафыннан расланган план кысаларында махсус эш итүче комиссия составында уздырыла.

Яшь балыкларны чыгару аларның популяциясен арттырырга һәм экологик балансны сакларга мөмкинлек бирә. Чыгарыр алдыннан балыкны тиешле күләмгә кадәр үстерәләр. Ә ул кыргый мохиттә җиңел яшәп китсен өчен кирәкле шартлар тудырыла.

Һәр чөгәнең авырлыгы 3 граммнан да ким түгел, бу 1,5 һәм 2 айлык маймычлар дигән сүз. Су объектына балык җибәрү әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү нигезендә исәпләнгән күләмнәрдә башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге Россия Федерациясе законнары нигезендә, сулыклардагы барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр тарафыннан хуҗалык эшчәнлеген башкарганда су биологик ресурсларына, аларның яшәү һәм яңадан торгызу шартларына тискәре йогынтыны булдырмау буенча чаралар каралырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International