ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыйммәтле мехлы хайваннарга алдагы ау чоры турында хәбәр итә

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 сентябрьдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы хайваннарны аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, республика территориясендә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- шәхесне раслый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);

- аучылык билеты (төп нөсхә);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция (кондыз яки сусар өчен рөхсәт алган очракта)

Рөхсәт алу гариза бирүче вәкиле тарафыннан түбәндәге документлар булганда мөмкин:

- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (серия, номер, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, теркәлгән яшәү урыны), кылган гамәлләрне күрсәтергә);

- рөхсәт алу өчен гариза;

- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);

- ышаныч язуы бирүчене таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);

- ышаныч язуы бирүчененең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермә);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция (кондыз яки сусар өчен рөхсәт алган очракта).

Кондыз һәм сусарга җыю ставкасы – 60 сум (1 башка).

ИГЪТИБАР: Түләүләрне КФҮ операторыннан гариза биргәндә, булган рөхсәтләр факты буенча банк картасы ярдәмендә башкарырга киңәш ителә.

Ау вакыты:

- төлкегә – 15 сентябрьдән 28 февральгә кадәр;

- үр куянына – 15 сентябрьдән 28 февральгә кадәр;

- кондызга – 1 октябрьдән 28 февральгә кадәр;

- сусарга – 15 октябрьдән 28 февральгә кадәр.

Аучылык ресурсларын аулау нормалары һәм аучылык биләмәләренең үткәрү мөмкинлеге Комитет сайтында  25 августтан соң урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International