ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов ТР Зеленодольск районының «Хыял» балалар сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Саннар дәресе» үткәрде. Дәрес квант технологияләренә багышланган иде.
Дәрес кысаларында ул балаларга квант физикасының нәрсә икәнлеге, ул нәрсәсе белән кызыклы һәм классик фәннән нәрсә белән аерылып торуы, квант технологияләрен үстерү нәтиҗәсендә киләчәктә нинди һөнәрләр барлыкка киләчәге турында сөйләде. Дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты.
Исегезгә төшерәбез: «Саннар дәресе» –Бөтенроссия белем бирү проекты, ул укучыларга цифрлы компетенцияләрне үстерергә һәм һөнәр сайларга ярдәм итә. Ул «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.