ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тыюлык территориясендә су биологик ресурсларын законсыз тоту факты ачыкланды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып бара.

Мәсәлән, рейд барышында «Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә Кырынды авылыннан көнчыгыштарак өч километр ераклыкта су биологик ресурсларын тыелган тоту кораллары белән тоткан җирле кеше тоткарланды.

Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International