Федор Батков: Соңгы 5 елда республикада балык тоту квоталары артты

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Куркынычсызлык Советы утырышында Татарстан Республикасының су объектларын саклау өлкәсендә экологик куркынычсызлык мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада муниципаль районнар, шәһәр округлары башлыклары һәм муниципалитетларның су хуҗалыгы комплексы объектларының эшләве өчен җаваплы вазыйфаи затлары катнашты.

Экология мәсьәләләре гражданнарның шәхси иминлеге кысаларыннан күптән чыкты, диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып. Ул ассызыклаганча, әйләнә-тирә мохит торышы күп очракта дәүләтнең милли иминлеген билгели.

«Су – кешелекнең төп табигый байлыкларыннан берсе, шуңа күрә ул үзенә аерым игътибар һәм яклау таләп итә. Татарстан – Россиянең иң күп сулы төбәкләренең берсе, –  диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген республикада елга системаларының тискәре торышы күзәтелә — кече елгалар деградацияләнә һәм үлә. Сәбәбе – кешенең күптөрле эшчәнлеге, төзелеш, җир асты суларын суырту һәм грунт сулары биеклеге төшү, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитештерүе калдыкларының ташлануы, шулай ук кече елгаларның су төбе катламнарында куркыныч биоген химик пычракның туплануы».

Елгаларга коммуналь һәм авыл хуҗалыгы, шулай ук сәнәгать предприятиеләренең чистартылмаган юынтык сулары эләгә. Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, пычрануның тагын бер төре – җайга салынмый торган диффуз агымнар, яисә автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән сулыкларга эләгә торган пычрак.

Күп кенә проблемалы мәсьәләләр буенча конструктив карарлар табарга кирәк, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең максатыбыз бер – безнең халыкны сыйфатлы мохит белән тәэмин итү.

Утырыш барышында аеруча саклана торган табигый территорияләр статусына ия булган су объектларын саклауны тәэмин итү турындагы доклад белән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков чыгыш ясады

«Россиядә әлеге максатларда 1,5 мең аеруча саклана торган табигый су территорияләре булдырылган (гомуми санның 12 % ы). Татарстан Республикасында 78 аеруча саклана торган табигый территория. Соңгы 5 елда аларның үсеш темплары артты, гомуми мәйданы 83,8 мең га булган тагын 8 әү булдырылды. Шул ук вакытта антропоген факторларның хәвеф-хәтәрләрен киметүгә аерым игътибар бирелә», – диде ул.

Үз чыгышында Федор Батков уылдык чәчү урыннарын юк итүгә бәйле проблеманы хәл итү кысаларында республиканың төп елгаларында – Идел, Кама, Ык һәм Ак елгаларында берничә саклана торган территория булдырылуын билгеләп үтте.

«Аеруча саклана торган табигый территорияләр мәгълүматларын булдыру уылдык чәчү урыннарында  хуҗалык эшчәнлеге прессын киметергә мөмкинлек бирде. Соңгы 5 елда балык тоту квоталары 10 % ка артты (388 тонна).  Әйтик, судакны тоту нормасы 30 % ка арткан, сазанныкы 159 % ка артты. Чөгә балыклары саны тотрыкландырылды, алга таба бу төрне Татарстан Республикасының Кызыл китабыннан чыгарырга өметләнәбез», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстанда су территориясенең өслеге 6,4 % тәшкил итә. «Без үзебез дә нинди байлыкларга ия булуыбызны аңламыйбыз, – диде ул. – Су ресурсларын саклау һәм яклау – бик мөһим тема. Әйе, без бу юнәлештә алга барабыз һәм күп эш башкарабыз, әмма темплар бүген безнең алда торган мөһим бурычларга туры килми».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International