ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә аулаучы физик затлар арасында сайлап алу (җирәбә салу) юлы белән кыргый тояклы хайваннарны аулау хокукына рөхсәтләрне бүлү уздырылды.
Җиңүчеләр исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Рөхсәтләр алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспортның төп нөсхәсе);
- аучылык билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләү турында квитанция (төп нөсхә).
Җыем ставкалары:
- олы поши – 1500 сум;
- бер яшькә кадәрге поши – 750 сум;
- олы кабан – 450 сум;
- бер яшькә кадәрге кабан – 750 сум;
- олы кыр кәҗәсе – 450 сум;
- бер яшькә кадәрге кыр кәҗәсе – 225 сум;
Түләү турында гариза һәм квитанцияләрне сылтама буенча алырга мөмкин