ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Ясалма интеллект» федераль проектының аерым чарасын тормышка ашыру кысаларында «2035 университеты» АКБО ясалма интеллект өлкәсендә укуга тыңлаучылар җыя башлады.
Уку барышында теләгән һәркем «Мәгълүматлар аналитигы», «Мәгълүматлар инженеры», «Техник аналитик», «Ясалма интеллект өлкәсендә архитектор», «Мәгълүматлар архитекторы» кебек кирәкле белгечлекләр буенча үз квалификациясен күтәрә алачак.
Катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Проект турында тулырак рәсми сайтта белергә мөмкин.