Куйбышев сусаклагычына 30 меңнән артык чөгә балыгы маймычлары җибәрелде

2022 елның 19 августы, җомга

Бүген 32 039 чөгә балыгы маймычы Куйбышев сусаклагычына җибәрелде. Балык җибәрү биологик су ресурсларына китерелгән зыянны тулыландыру максатыннан башкарылды.

Чара Россия Балыкчылыгының Урта Идел территориаль идарәсе тарафыннан расланган план кысаларында махсус эш итүче комиссия составында уздырыла.

Бу эш аеруча кыйммәтле токымнарның популяциясен торгызу максатында алып барыла һәм биологик ресурсларны яңадан торгызу процессында мөһим роль уйный.

Һәр чөгәнең авырлыгы 3 граммнан да ким түгел, бу 1,5 һәм 2 айлык маймычлар дигән сүз. Су объектына балык җибәрү әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү нигезендә исәпләнгән күләмнәрдә башкарыла.

Маймычлар чыгару ТР Кызыл китабына кертелгән мәрсин балыклары гаиләсендәге чөгә балыгы популяциясен тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International