Үсемлекләрнең сирәк төрләре: Татарстанда юкка чыга баручы төрләрне ничек саклыйлар һәм саклап калырга булышалар

2022 елның 19 августы, җомга

Ел саен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың биотөрлелек мониторингы кысаларында фәнни-тикшеренү эшләре оештыра.

Шуларның берсе Тәтеш районының «Тархан имәнлекләре» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә узды. Тикшеренүдә Казан (Идел буе) Федераль университеты белгечләре катнашты. Галимнәр үсемлекләрнең ике сирәк төрен – урман кыска сабагын һәм киң яфраклы йод үләнен ачыклый алдылар.

Тикшеренүләр кысаларында белгечләр тарафыннан шулай ук Фукс төертамырының территориядә элегрәк ачыкланган Кызыл китапка кертелгән төренең координата нокталары тикшерелде. Бу сабак-тамыр ялган бүлбеле (тубероид) бүлбе хасил итә торган 30-60 см лы күпьеллык үлән. Чәчәкләре зигоморф, чәчәк тирәлеге алсу-шәмәхә, 12 см га кадәр тыгыз башаксыман чәчәк төркеменә җыелган. Чәчәк тирәлегенең (иреннәренең) аскы яфрагы тирән өч өлешле, киңлеге буенча тигез диярлек чөйсыман яфраклы, шәмәхә тап һәм сызыклардан торган рәсемле.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Тархан имәнлекләре» аеруча саклана торган табигый территорияләр режимының таләпләре тулы күләмдә үтәлә, бу исә табигать һәйкәле территориясендә сирәк төрләрнең яшәү-таралу өлкәләрен саклап калырга мөмкинлек бирә.

Белешмә:

Агымдагы елда Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан үткәрелә торган кыр фәнни-тикшеренү эшләре республиканың 5 районында планлаштырылган. Бүгенге көндә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында актив эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International