Аучыларның көдәлек тормышы: 2022 елда һәвәскәрләр һәм спорт авы үзенчәлекләре

2022 елның 26 августы, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: республика территориясендә африка дуңгыз түләмәсе вирусы ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Указлары белән кайбер районнарда республиканың аерым аучылык биләмәләрендә һәвәскәрләр һәм спорт авын тыю һәм карантин урнаштырылган.

Карантин урнаштыру белән бәйле рәвештә һәвәскәрләр һәм спорт авын тыю гамәлдә булган аучылык биләмәләре исемлеге:

Кайсы төрләргә карата тыю билгеләнгән

Тыю билгеләнгән биләмәләр

Аучылык ресурсларының барлык төрләре

«Югары Ослан», «Куйбышев», «Албай», «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы», «Янтык» аучылык хуҗалыкларының бер өлеше һәм Спас, Чистай һәм Алексеевск районнарының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләренең бер өлеше

Кабан дуңгызы:

Муниципаль районнарның барлык аучылык биләмәләрендә, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим һәм Ютазы районнарының аучылык биләмәләреннән тыш

 

Авыру чыганагы булган һәм янаучы зонаның урнашу карталары белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International