ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Түбән Кама районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре ысылдык аккошны коткардылар. Хәбәр «Кама» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенең битараф булмаган бакчачыларыннан килде.
«Кош бакча кишәрлегенә очып керә. Ысылдык аккош мөстәкыйль рәвештә кире чыга алмый, шуңа күрә аңа кешеләр ярдәме кирәк була», – дип сөйләде Түбән Кама районы буенча табигатьне саклау, федераль дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге начальнигы Эдуард Иванов.
Тикшерү вакытында аккош үзен яхшы хис итә, аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Аны Каракүл күленә чыгардылар.
Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: ысылдык аккош үрдәкләр семьялыгы вәкиле, утрак яшәү рәвеше алып бара. Барлык казсыманнар отряды арасында иң эре кош. Соңгы елларда аларны республиканың һава-су үсемлекләре үсә торган эре сулыклары булган барлык районнарында да күрергә була. Алар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.