Чистай районында челәннең Кызыл китапка кертелгән төре билгеләнде

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

«Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә ике ак челән күренгән. Сирәк очрый торган кошларны «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы директоры Максим Улыбин күреп ала.

«Каратай авылыннан ерак түгел «Духовая» ермагында төнге рейд вакытында Кызыл китапка кертелгән пар кошны очраттым. Аларны районның сазлыклы урыннары җәлеп иткәндер, күрәсең», – диде ул.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты искә төшерә: ак челәннәр – аз санда булуы һәм аз таралуы белән бәйле рәвештә саклауга мохтаҗ, ареал чикләрендә еш очрый (ТР Кызыл китабына кертелгән) бик сирәк төр. 80 нче еллар башыннан бирле даими рәвештә күренәләр, кайчагында 30 башка кадәр кош җыелу очрагы була. Ел саен 10 башка кадәр кош көтүен сусаклагычларда очратырга мөмкин иде.

Барыннан да ешрак дала һәм урман-дала зоналарында яши. Соңгы елларда Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында очраулары күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International