Федор Батков Алексеевск районы укучыларын Белем көне белән котлады

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков эш визиты белән Алексеевск районында булды.

Ул капиталь ремонттан соң яңартылган А.А. Малафеева исемендәге Алексеевск 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Советлар Союзы Герое И.Е. Кочнев исемендәге Алексеевск 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, шулай ук Речной һәм Биләр авылы мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларда катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән мөгаллимнәрне, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады.

 «Татарстан педагогларына, профессор-укытучылар корпусына, мәгариф өлкәсендәге барлык хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Республика җитәкчелеге алга таба да шундый мөһим социаль миссияне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудырачак, дип ышандырасым килә. Бик яхшы мәктәпләр, заманча бүлмәләр, җиһазлар. Мондый авыл мәктәбе шартлары белән шәһәрнекеннән бер дә калышмый. Ә сез яшь буында тәрбияли торган кыйммәтләр, белем һәм практик күнекмәләр – тыныч хезмәткә омтылу, Ватанга мәхәббәт, туган телгә хөрмәт һәм башкалар – чын мәгънәсендә мәңгелек әһәмияткә ия. Чын күңелдән Сезгә, хөрмәтле дуслар, педагогик һәм фәнни өлкәләрдә яңа казанышлар, тормыш оптимизмы һәм иминлек телим. Акыллы остаз-укытучылар ярдәмендә сез күп өлкәләрдә уңышларга ирешерсез дип ышанам. Белем көне белән!» –диде ул.

Шулай ук Биләр мәктәбендә 5561 гаскәри часть хәрби хезмәткәре, Украинадагы махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Сергей Николаевич Кузнецов исеменә мемориаль такта ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International