ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты сусар һәм кондызны аулап алуның рөхсәт ителгән нормалары, шулай ук төлке һәм үр куянын аулаганда һәркем файдалана алырлык аучылык биләмәләренең үткәрү сәләте турында хәбәр итә. Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: 5 сентябрьдән җәмәгать аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы хайваннарны аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлаячак.
Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, республика территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.