ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә: 3 сентябрьдә 00 сәгать 00 минуттан республикада каурыйлы киек кошларга ау сезоны ачыла.
Ау кагыйдәләре нигезендә каурыйлы киекләр төрләренә түбәндәгеләр керә:
сазлык-болын киекләре: дупель, чуллык, гаршнеп, корыхтан, тәкәрлек, хрустан, зур шөлди, улитлар, саз шөлдиләре, шөлдиләр, мородунка, камнешарка, тартар һәм гади погоныш;
суда йөзүче киекләр: казлар, үрдәкләр һәм кашкалак;
дала һәм кырныкылар: бытбылдык, күгәрченнәр, урман күгәрчене һәм соры көртлек;
наратлыкныкылар: урман кулигы, көртлек һәм чуар көртлек.
Исегезгә төшерәбез: зур улит, зур шөлди, зур саз шөлдиләре, урман күгәрчене (клинтух), гади урман күгәрчене – Татарстан Республикасының Кызыл китабына, хрустан, зур шөлди, чыелдык каз һәм соры каз Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән. Аларга ау тыела.
Республика территориясендә ял сәгатьләре һәм көннәре юк.
Ау вакыты:
2022 елның 3 сентябреннән 5 декабренә кадәр – суда йөзүче, сазлык-болын, дала һәм кыр киек кошларына.
2022 елның 3 сентябреннән 2023 елның 5 гыйнварына кадәр – наратлык киекләренә.