ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Татарстанда «ЭКОлидер-2022» республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашырга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчелек чакырыла.
Эшләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар:
- су ресурсларын саклау;
- атмосфера һавасын саклау;
- калдыклар белән нәтиҗәле эш итү;
- экологик куркынычсызлык өлкәсендә иң яхшы проект.
Җирле үзидарә органнары:
- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен;
- Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен;
Экологик белем бирү:
- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.
Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:
- иҗтимагый берләшмәләр;
- гражданнар;
Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар:
- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында системалы экологик агарту эше өчен;
- гомуми белем бирү оешмаларында системалы экологик агарту эше өчен;
- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экологик агарту эше өчен.
Дәүләт контроле (күзәтчелеге):
- Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы.
Гаризалар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.