Бөтендөнья торналар көне: республикада Кызыл китапка кертелгән кош белән кайда очрашырга була?

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

12 сентябрьдә Бөтендөнья торналар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән соры торнаның яшәү урыны турында сөйләргә карар итте.

Бу кошларның иң эре туплану урыннарының берсе – Актаныш районындагы участок. Территория Байсар елгасы буйлап көньяклап һәм аннан Башкортостан Республикасының Сынгрян авылына кадәр өскә таба Чуракай авылы янындагы Сөн елгасы үзәне участогын үз эченә ала. Үзәннең гомуми озынлыгы кыр нокталар аша туры сызык буенча якынча 9,2 км һәм, рельефны исәпкә алып, якынча 15 км.

Сөн елгасы үзәнлеге кисеме августтан октябрьнең беренче декадасына кадәр ел саен соры торналарның җылы якларга китәр алдыннан туплану территориясе булып тора. Бу чорда кошларның саны кимендә 4 меңгә җитә. Елганың әлеге участогында алар, тыгыз төркемнәр булып, төн уздыралар.

Таң атканда кош көтүе тирә-юньдәге басуларга ризык эзләп тарала. Көндез кошларның бер өлеше төн уздырган урыннарына кире кайтырга, аннары кабат очып китәргә мөмкин. Машина юллары янәшәсендәге кырларда яисә очкан вакытларында алар яхшы күренәләр. Кичен кояш батканда торналар кырлардан төн уздырырга елга тугаена кабат җыелалар. Туплану урынына килгән торналар арасында республикада оя коручылары гына түгел, башка төбәкләрдән очып килүче кошлар да бар.

Октябрь башында күченә башлыйлар һәм октябрьнең беренче ункөнлеге ахырына инде бу урында торналар калмый. Торналарның очып китәр алдыннан туплану урыннары уникаль һәм сирәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: торналарны елга үзәне буендагы эшкәртелә торган авыл хуҗалыгы кырлары җәлеп итә, чөнки урып-җыю эшләреннән соң алар анда туеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International