ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре «Суда һәлак булучыларны коткарган өчен» Россия ГТХМ медале белән бүләкләнде

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты баш белгече Вячеслав Кузнецовны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Суларда һәлак булучыны коткарган өчен» медале белән бүләкләде.

Мондый бүләк алу аның өчен бик көтелмәгән һәм истә калырлык вакыйга булды.

Исегезгә төшерәбез: 21 апрельдә Толкияз авылында рейд чарасы вакытында Вячеслав Кузнецов батып баручы өлкән кешене судан чыгарды. Ул аңа беренче ашыгыч ярдәм күрсәтә, ятьмәләрне судан чыгара. Һәлакәт булган урынга ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра. Аның оста һәм тәвәккәл гамәлләре аркасында кеше гомере саклап калына.

 

Белешмә:

«Суларда һәлак булучыны коткарган өчен» Россия ГТХМ медале белән – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының аеруча аерылып торган шәхси составы, аерым очракларда – кыюлык, батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән өчен башка гражданнар бүләкләнә:

кешеләрне су объектларында коткарганда;

су объектларында кешеләрне коткару бурычларын үтәгәндә кул астында эшләүчеләрнең гамәлләре белән уңышлы җитәкчелек иткәндә;

су объектларында кешеләр белән бәхетсезлек очракларын булдырмауга ярдәм иткән оста, тәвәккәл гамәлләр кылганда һәм югары һөнәри осталык күрсәткәндә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International