«Ашыт» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгына – 25 ел

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Әтнә районының үзәк өлешендә Ашыт елгасы үзәне буенда табигый компонентларны саклау максатыннан оештырылган аеруча саклаулы табигать территориясе урнашкан. 1997 елда төзелгән әлеге уникаль табигать комплексы Казанның караңгы төсле ылыслы-киң яфраклы урманнарының эрозион-тигезлекле районының физик-географик районына керә.

Ашыт елгасы үзәнлеге буйлап Үртәм елгасы койган урында, ел саен язгы ташкыннар нәтиҗәсендә, борынгыдан ачык тугай сакланган. Бу урын хәзерге вакытта язгы миграция чорында су кошлары өчен табигый төшү урыны булып хезмәт итә.

Ташу чорында елганың сай сулыкларында 2000 нән артык каз туктала, алар арасында – ак маңгайлы каз, ындыр казы, соры каз да бар. Моннан тыш, монда свиязь, кыр үрдәге, сыбызгы чүрәкәй, такылдык чүрәкәй һәм соры торналар туплана. Кызыл китапка кертелгән кошлардан тыюлык тугаенда ысылдавык аккош, зур күлбога, болын карчыгасы, зур кроншнеп, кулик-сорока, травник, зур саз шөлдие, зур улит һәм сазлык ябалагы оялый.

Тугайлыкта үсә торган үсемлекләргә күрәнчә-кыяклы төрле үләннәр керә, түбәнге өлеше һава-су үсемлекләре белән капланган. Су һәм су тирәлеге үсемлекләренә бик бай булган тугайлык күлләре күп. Анда, мәсәлән, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән ап-ак төнбоек үсә.

Шушында ук 14 төр күбәләк барлыгы билгеләнә. Икар күбәләк, чәчәк күз бәрхетканат, ялган чуар күбәләк фон барлыкка китерәләр, шулай ук авсония, рапс аккүбәләге, шалкан күбәләге һәм кыр перламутрлы күбәләге дә  бик күп санда.

Тугайларның өске террасасын болын һәм болын куаклыклары бергәлекләре каплап алган. Елганың уң яры буенда имән-юкә-усак урманы үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International