Казсыманнарның тарихи төшү урыны «Кичке таң»га – 25 ел

2022 елның 16 сентябре, җомга

Иж елгасы тамагы участогының табигый һәм ясалма экосистемаларын, шулай ук сирәк үсемлек һәм хайваннар дөньясының биологик төрлелеген саклау максатыннан оештырылган «Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы 25 ел элек Әгерҗе районының көньяк-көнбатыш өлешендә төзелгән иде.

Бүген тыюлык территориясендә 99 төр кош яши, шуларның 12 се ТРның Кызыл китабына кертелгән. Монда лачын (чеглок), ысылдык аккош, зур улит, соры торна, аккойрык бөркетне һәм башкаларны очратырга мөмкин. 

Калган төрләр арасында иң күп сандагылар: ясмык чыпчыгы, камыш чыпчыгы, бурсык чыпчык, кара карга, саз шәфәкъ чыпчыгы, сары чәперчек, гади сыерчык, саескан, бакча чыпчыгы, кыр үрдәге, гади солы чыпчыгы, тәкәрлек, яз нарат чыпчыгы, кызылтүш, соры әрәмә чыпчыгы, ала карга, урман тургае, җирән кыр тычканы һәм урман тычканы.

Тыюлыкның үзенчәлеге – сакланып калган көнчыгыш (Урал алды) тибындагы үзәнлек урманнары. Агач токымнарыннан чыршы, юкә, ак чыршы, имән, элмә, карама үсә. Урман эчендәге куаклыкларда шомырт һәм кабар агачы үсә.

Территориядә ике көрән аюның кышлау урыннары билгеле һәм балыкчы карчыга оясы һәм гади гара еланның яшәве теркәлгән.

Тыюлык язгы миграция чорында казсыманнарның тариха ял итәргә төшү урыны һәм аның барлык компонентларын саклау өчен аерым әһәмияткә ия булган кыйммәтле табигый комплекс булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International