Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков «Теләкләр чыршысы» дип аталган федераль ирекле акциядә катнашты. Ул чыршыдан Лениногорск районының Тимәш авылыннан 3 яшьлек Максимның открыткасын алды. Бу бала тимер юл турында хыяллана.
Ирекле акция Татарстанда Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Анда шулай ук онлайн – проект сайты – елкажеланий.рф аша катнашырга һәм кемне дә булса тагын да бәхетле итәргә мөмкин. Катнашуның мәҗбүри шарты: теләк 2023 елның феврале ахырына кадәр үтәлергә тиеш. Гаризаларны каты авырулы балалар һәм өлкәннәр, ятим балалар, шулай ук аз керемле гаиләләрдәге балалар калдырырга мөмкин.