ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, үзәк аппаратлар, муниципаль берәмлекләр администрацияләре вәкилләре, шулай ук ведомствоара комиссияләр катнашты.
2022 елдагы эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков чыгыш ясады.
«Быел контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан 6,8 мең рейд чарасы үткәрелде, 147 җинаять эше кузгатылды. Административ җаваплылыкка 1998 кеше тартылды (узган елдагыдан 31 очракка күбрәк). Сулыклардан браконьерларның 6,5 мең балык тоту коралы алынды, китерелми калган зыян 129 млн сум тәшкил итте. Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә балыкчылык кагыйдәләрен бозуның җинаять-җәзага тартыла торган гамәлләр билгеләре булган 68 очрагы ачыкланды. Штрафлар суммасы 136 мең сум тәшкил итте», – дип билгеләп үтте ул.
Татарстанда браконьерлык станнарын ачыклау һәм юк итү буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә 2016 елдан бирле ачыкланган 85 законсыз корылманың 73 е юкка чыгарылды. 12 объект буенча эш дәвам итә.
«Саклау һәм торгызу эше контроль-күзәтчелек эшчәнлеге генә түгел, ә төрле чаралар уздыру да. Мәсәлән, көзен Түбән Кама районында Сибура хәйрия акциясе узды. Анда Түбән Кама Нефтехим Иҗтимагый советы әгъзалары, Түбән Кама шәһәре администрациясе һәм үсеп килүче буын катнашты. Кышын томалануга каршы чаралар үткәрү һәм уылдык чәчү чорында ясалма уылдык чәчү урыннары кую буенча «Балык булсын!» акциясе дә бик яхшы эшли. Әйтик, узган кышта 11 меңнән артык бәке һәм киң ярыклар борауланды, уылдык чәчү чорында исә сулыкларда 45 км ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды. Акциядә 3 мең 800 дән артык кеше катнашты», – диде Федор Батков.
Киңәшмә ахырында Рөстәм Нигъмәтуллин югары нәтиҗәләргә ирешүне билгеләп үтте, күзәтчелек ведомстволарына бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм кышкы чорда барлык иминлек таләпләрен исәпкә алып эш итәргә кушты.