Кыш – хайваннар өчен бик авыр чор, чөнки ризык кар катламы астында. Нәкъ менә хәзер аларга безнең кайгырту һәм ярдәм кирәк. Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Восход» аучылык хуҗалыгы җитәкчелеге белән берлектә Нурлат шәһәр гимназиясе укучылары өчен табигать кочагына экскурсия оештырдылар.
Башта Андреевка авылы янындагы урман полосасында балалар кошларга җимлекләр урнаштырдылар, аңа ярма салдылар.
«Җимлекләрне әти-әниләр белән бергә ясадык. Түбәләрен юкарак фанердан, ә кырларын калынрак фанердан ясадык. Бу каты җил вакытында орлык бөртекләре очып китмәсен өчен шулай кирәк. Һәр җимлек язгы сулар чыгып, яшеллек барлыкка килгәнчегә кадәр дистәләгән кошны коткару дигән сүз», – диләр балалар.
Аннары укучылар куяннар өчен тозлык ясау серләре белән таныштылар һәм кыр кәҗәләрен өстәмә тукландыру өчен махсус урнаштырылган стационар утлыкларны карадылар.
«Кышлаучы кошларны һәм кыргый хайваннарны тукландыру өчен урнаштырылган җимлекләрне, утлыкларны без даими контрольдә тотабыз. Миллекләрне һәм печәнне алдан әзерлибез. Бүген без балалар белән яфраклы миллекләр, печән һәм тоз тараттык. Балаларның кечкенәдән табигатьне һәм урман җәнлекләрен, кошларны сакларга өйрәнүе мөһим», – дип билгеләп үтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат районы буенча районара бүлеге башлыгы Радик Хәсәнҗанов.
Нәтиҗәле эштән соң, кышкы урман буйлап йөреп чыккач, балалар урман балы һәм тәмле-тәмле камыр ризыклары белән кайнар чәй эчеп җылындылар.
«Мондый экологик чаралар үсеп килүче буынга, шул исәптән һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә дә бик мөһим. Балалар әйләнә-тирә мохиткә зур җаваплылык белән карый башлыйлар. Без оештыручыларга шундый файдалы һәм нәтиҗәле дәрес үткәргәннәре өчен бик рәхмәтле», – ди гимназиянең биология һәм география укытучысы Резидә Вәлитова.