2001.30.12. N 195-ФЗ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында. 8.37 маддәнең 1 бүлегенә 3 бүлекчә өстәлде

2013 елның 5 августы, дүшәмбе

2013 елның 3 августында2001.30.12. N 195-ФЗ Административ хокук бозулар кодексында үзгәрешләр гамәлгә керде.. 8.37 маддәнең 1 бүлегенә 3 бүлекчә өстәлде: 8.37 маддә. Ау кагыйдәләрен, хайваннар дөньясы объектлары белән куллануның бүтән кагыйдәләрен бозу һәм су биологик байлыкларын табу һәм сәнәгый балык тотуны, яр буе балык тотуны һәм башка төр балык тотуны регламентлаштыра торган башка кагыйдәләрне бозу.

1. Гамәлдәге мәддәнең 1.2, 1.3. бүлекләрдә каралган очракларын кертмичә, ау кагыйдәләрен бозу административ штраф салуны үз артыннан тарта. Гражданнарга биш йөз сумнан дүрт мең сумга кадәр, ау коралын тартып алу белән яки аннан башка яки 2 елга кадәр аучылык хокукын тартып алу; урындагы затларга егерме меңнән утыз биш меңгә кадәр, ау коралын тартып алу белән яки аннан башка.

1.1. Административ хокук бозу ел дәверендә кабатланса, гражданнарга дүрт меңнән биш меңгә кадәр штраф салу, ау коралын тартып алу белән яки аннан башка яки 1 елдан 3 елга кадәр аучылык хокукын тартып алуны үз артыннан тарта; урындагы затларга утыз биш меңнән илле меңгә кадәр, ау коралын тартып алу белән яки аннан башка.

1.2.Куелган ау вакытыннан чыгып ауларга рөхсәт ителгән очраклардан башка, ау кагыйдәләре белән куелган ау вакытын бозып ауласалар,яки ярамаган ау кораллары беләняки ау төрләре белән куллансалар, гражданнар өчен бер елдан ике елга кадәр ау хокукын алалар; урындагы затларга, ау коралын тартып алу белән яки аннан башка, утыз биш меңнән илле меңгә кадәр административ штраф салына.

1.3. Хайваннар дөньясы объетларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау, күзәтү һәм куллануны тәртипкә салу өлкәсендә хокуклы әгъзаларның урындагы затлары, федеральәһәмияттәге аерым саклана торган территорияләрдә оештыру өлкәсендә күзәтү функциясен үтәүче әгъзалары, дәүләт ау күзәтүе, саклау, тикшерү һәм хайваннар дөньясы объектлары һәм аларның яшәү тирәлеге белән куллануны тәртипкә салу функциясен алып бара торган, РФ субъектларының башкарма хөкүмәт әгъзалары карамагындагы, дәүләт оешмалары ( учреждение), РФ Законнар төзелеше белән тәңгәллектә бүтән хокуклы затлар соравы буенча ау билетын, ауга рөхсәтнамәне, путевканы яки ауны булдырганда пневматик яки ата торган корал белән куллансалар, ау коралын саклауга һәм куллануга рөхсәтнамәне күрсәтмәү - гражданнарга бер елдан ике елга кадәр аучылык хокукын тартып алуны үз артыннан тарта; урындагы затларга, ау коралын тартып алу белән яки аннан башка, егерме биш меңнән кырык меңгә кадәр административ штраф салуны үз артыннан тарта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International