Кошларны һәм хайваннарны кайгырту: Югары Ослан районы укучылары «Зөя» заказнигында яшәүчеләргә ярдәм итә

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Кышкы-язгы чорда табигатьнең көйсезлеген алдан чамалап булмый. Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре көн саен кошлар турында кайгырталар.

Ә аларга ярдәмгә Куралов урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары килә. Балалар укытучылары һәм әти-әниләре җитәкчелегендә җимлекләр әзерлиләр, аларны бизиләр, аннары, урман массивларына чыгып, канатлы дуслар өчен әлеге кафе-өйчекләрне агачларга эләләр.

«Без бу чарага озак әзерләндек. Җимлекләрне мәктәпкә алып килдек, нинди азык әзерләргә кирәклеге турында фикер алыштык. Кошларга бигрәк тә ачык төстә, матур, уңайлы җимлекләр ошый. Аларда хәзер зур һәм кечкенә кошлар туклана ала», – ди балалар.

Каинки авылы янындагы урман массивында уртак көч белән кошлар өчен 5 һәм кыр кәҗәләре өчен 1 җимлек урнаштырылган. Нәтиҗәле эштән соң, алар «Зөя» заказнигы территориясе белән танышып йөрделәр.

«ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре белән бергә урманга сәяхәт үзе үк әйләнә-тирә дөнья дәресе ул. Ведомство хезмәткәрләре балаларга кыргый хайваннарны һәм кошларны ни өчен өстәмә тукландырырга кирәклеген аңлаталар. Ә азык составы кыргый фауна вәкилләре өчен азык кына түгел, ә аларны авырулардан сакларга ярдәм итәргә кирәкле витаминнар чыганагы да»,– ди сыйныф җитәкчесе Светлана Гудихина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International