Татарстан укытучылары һәм укучылары иҗатның экологик проблемаларга игътибарны ничек җәлеп итүе турында фикер алыштылар

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Кукмара районында «Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә» дигән XI регионара экологик- географик фәнни-гамәли конференция узды.

Чарада «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, Казан, Түбән Кама, Саба, Мамадыш, Алабуга, Кукмара, Арча, Балтач, Теләче районнары укучылары һәм укытучылары катнашты.

Пленар өлеш ташландык материалдан экологик тематикага багышланган эшләнмәләр, рәсемнәр һәм фотолар күргәзмәсен караудан башланды.

Конференция эше көндезге һәм читтән торып 5 юнәлеш буенча оештырылган иде: табигать һәйкәлләре, экологик-биологик проблемалар һәм аларны хәл итү, кеше экологиясе: сәламәтлек, мәдәният һәм тормыш сыйфаты, табигатьне саклауга керткән өлешебез һәм минем төбәгемнең танылган кешеләре.

 Чара барышында мәктәп укучылары һәм педагоглар 345 эш тәкъдим иттеләр. Аларның һәрберсе экологик эшчәнлек буенча үз белемнәрен күрсәтте, көнүзәк экология проблемаларын, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау, хайваннар һәм кошларның төрләрен саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү юлларын ачты.

Мәктәп укучылары үзләре сөйләгәнчә, проектларны эшләү алар өчен кызыклы булган. Жюри алдында чыгыш дулкынландыргыч булды, әмма, шуңа да карамастан, алар мондый конференцияләрдә катнашуларын дәвам итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International