ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 22 апрельдән наратлык киекләрен аулау сезоны ачылуын искәртә. Ул 1 майга кадәр дәвам итәчәк.
Язгы ау бары тик гөрелдәү урынына килеп, ата суерларга, гөлдери торган көртлекләргә ышыкланган урыннан һәм кичке уен вакытында вальдшнепларга карата гына биш миллиметрдан ким зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып башкарыла. Бу чорда ау этләрен яраланган канатлы киекләрне (подранкаларны) эзләү һәм тотылган канатлы киекләрне тапшыру өчен генә кулланырга мөмкин.