Яз көне бөтен табигать уяна. Менә Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең марал фермасындагы кошлар да җәйге чорга әзерләнәләр.
«Зөя» аучылык хуҗалыгы территориясендә алар өчен яңа «фатирлар» төзелгән, анда алар, ә соңыннан, туган якларга кайткач, аларның балалары да уңайлы итеп урнаша алачак.
Кошлар мондый торакны лаеклы бәялиләр. Бу буада алар өчен йортлар бар, быел аларга тагын 20 йорт өстәлгән.
Хәзер хезмәткәрләр яшь бәбкәләр үстереләчәк инкубаторларны куллануга әзерлиләр, шулай ук асрау һәм тукландыру өчен корылмаларны яңарталар һәм төзекләндерәләр Алар ябык биналардан да, йөрү, су коену һәм ашату өчен җиһазландырылган ачык урыннан да гыйбарәт.