Республикада «Балык – Булсын! (Рыбе – Быть!)» табигатьне саклау чаралары комплексы башланып китте. Акция кысаларында ведомство хезмәткәрләре, су биологик ресурслары популяциясен арттыру өчен, ясалма уылдык оялары урнаштыралар.
Беренче зур күләмле чараларның берсе Спас районы Спас дәүләт табигать заказнигы территориясендә узды.
Белгечләр балыкларга уылдык чәчү өчен 4000 нән артык ясалма ояны Иделнең сай сулыкларында урнаштырдылар.
«Кагыйдә буларак, балык төрле куаклыкларда һәм яр буендагы агач тамырларында уылдык чәчә. Су кимегәндә, бу уылдыкның кибүенә китерергә мөмкин», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Спас районы буенча районара бүлеге башлыгы Алексей Коптелов.
Ясалма уылдык оялары суда урнашкан, бу үзгәрүчән гидрологик режим вакытында да балыкларның уылдыгын сакларга мөмкинлек бирә. Алар вак балыкларны коткаралар, һәм алар үзләре дә нәсел бирәчәкләр.