Хатирәләргә хөрмәт белән: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәлак булган солдат һәйкәлен төзекләндерделәр

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан А.И. Щеповских исемендәге «Дала» төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре һәлак булган солдат һәйкәле территориясен төзекләндерделәр.

«Тарихи хәтирәне саклау – безнең уртак мөһим миссиябез. Җирләү территорияләрен төзекләндерү һәм ветераннарга игътибар – буыннарны бәйләү ысулы ул. Үткәннәрсез киләчәк тә булмаячак», – ди заказник башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов.

Бергәләп алар мемориалны тузаннан чистарттылар, территорияне чүп-чардан һәм пычрактан арындырдылар һәм чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International