Аеруча саклана торган табигый территорияләр еш кына югары антропоген йөкләнештән интегә. Матурлыкка сокланырга дип килгән кешеләр үз гамәлләренең табигать дөньясы өчен никадәр җимергеч булырга мөмкин икәнлеген аңлап бетермиләр.
Моны булдырмас өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләрендә мәгълүмати аншлаглар урнаштырыла. Мәсәлән, төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология заказнигы «Нерестилище стерляди» («Нерестилище «Тройураское») һәм «Мишә» дәүләт табигый зоология (аучылык) заказнигы территорияләрендә яңа мәгълүмати стендлар барлыкка килде.
Алар халыкның күпләп ял итү урыннарында урнаштырылган һәм аеруча саклана торган табигый территорияләрнең чикләре һәм андагы режимны үтәү кирәклеге турында мәгълүматны гомумиләштерә. Аншлаглар урнаштыру кешенең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы торышына тискәре йогынтысын булдырмау кысаларында үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез: республика территориясендә гомуми мәйданы 464,790 мең га булган 193 аеруча сакланучы табигать территориясе урнашкан. Төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләрендә мәгълүмати стендлар урнаштыру буенча эш дәвам итәчәк.