Кечкенә поши баласы Түбән Кама районының бер урманында чокырга төшкән. Нәни генә поши үзе чыга алмаган.
Аның ярдәм сорап кычкыруына җәмәгать аучылык инспекторлары һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов килә.
Поши баласы коткару операциясен батырлык белән кичерә һәм үзен азат итүне көтә. Хайван зыян күрмәгән. Коткарганнан соң бәләкәчне урманга җибәргәннәр.