Уылдык – 2023: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың су объектлары акваторияләренә көн саен мониторинг үткәрәләр

2023 елның 26 мае, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Тәтеш районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе белән берлектә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә уртак рейд оештырды. Чара «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында узды.
«Көндәлек рейдлар үз нәтиҗәләрен бирә. «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясе башланганнан бирле, район территориясендә сулыклардан 200 дән артык законсыз тоту коралы алынды», - ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Тәтеш районы буенча районара бүлеге башлыгы Сергей Кириллов.
Исегезгә төшерәбез: 25 апрельдән 5 июньгә кадәр республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелде. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International