ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә конкурслар игълан ителә:
- әйдәп баручы төркем вазыйфаларына кадрлар резервына (Нурлат районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә);
- су биологик ресурслары бүлеге башлыгы вакантлы вазыйфасын биләүгә.
Конкурста катнашуга гаризаларны, кирәкле документларны теркәп, 20 июньгә (әлеге числоны да кертеп) кадәр бәйге комиссиясе секретаре кабул итә. Адресы: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 203 каб, тел. 211-73-81, 211-66-94.
Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) июльдә узачак.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.
Шулай ук биологик төрлелек бүлегенә белгечләр кирәк. Вакансияләр турында тулырак мәгълүматны дәүләт хезмәте һәм кадрлар секторында (843) 211-73-81 телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.