Җылы һава торышы башлану белән юлларда еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп була торган кыргый хайваннар пәйда була. Иң күп очраклар Алабуга, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч һәм Тукай районнарында булды.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның күченү мөмкинлеге булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска чакыра.
Агач-куаклыклар үскән, кыргый хайваннарның күченү ихтималы зур булган урыннарда аеруча игътибарлы булырга һәм, бәрдерүдән саклану өчен, тизлекне киметергә кирәк.
Әгәр сез үзегез бәрдергән яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112 ашыгыч хезмәт телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.