Республикада «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясе төгәлләнә. Бу вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре акваторияләр һәм елга култыгы мониторингын үткәрәләр, шулай ук уылдык чәчү чорында балык тоту кагыйдәләрен үтәүне күзәтәләр һәм браконьерлык фактларын туктаталар.
Шундый очракларның берсе Минзәлә районында булды. Су алу урыныннан 1,5 км ераклыктагы сулыкларда су биологик ресурсларын законсыз тоткан ике граждан тоткарланды.
49 данә төрле балык һәм ике законсыз тоту коралы (ятьмә) һәм моторлы алюминий көймә тартып алынды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.