Татарстанда «Уылдык 2023» комплекслы оператив-профилактик операциясе тәмамланды.
25 апрельдән 5 июньгә кадәр республика территориясендә 2 746 рейд чарасы уздырылды, 1 281 кеше административ җаваплылыкка тартылды, җинаять-җәзалана торган гамәлләр билгеләре булган 39 факт ачыкланды. Сулыклардан 2 756 законсыз тоту коралы алынды.
Татарстанның су объектлары акваториясендә «Балык – булсын! – (Рыбе – быть!)» акциясе кысаларында уылдык чәчү өчен 21 км дан артык ясалма урыннар урнаштырылды. Акциядә 1200 дән артык кеше, шул исәптән үсеп килүче буын катнашты.
Акциянең киләсе этабы кышын узачак. Әлеге чаралар Республика сулыкларында кислород кытлыгы нәтиҗәсендә балыкның томалануын булдырмауга юнәлдерелгән.