Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты жирәбә үткәрү турында хәбәр итә

2023 елның 13 июне, сишәмбе

1 август көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2023 – 2024 елгы ау чорында аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын (поши, кабан һәм себер кыр кәҗәсе һәм бурсык) тотуга рөхсәтләр бүлү булачак.

Җирәбәдә аулау хокукына ия булган гражданнар катнаша ала. Аларга сылтама буенча гариза бирергә кирәк (сылтама 16 июньнән актив булачак).

Гаризалар бирү вакыты – 2023 елның 16 июненнән 2023 елның 26 июненә кадәр.

Гаризада түбәндәге белешмәләрне күрсәтергә кирәк булачак:
1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү урынының тулы адресы (торган урын һәм чынбарлыкта яшәү урыны) һәм элемтә өчен телефон, аучылык билеты турында белешмәләр (сериясе, номеры һәм бирү датасы);
2) аучылык ресурсының төре;
3) аучы аның территориясендә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алуга дәгъва итә торган, чикләрендә гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре урнашкан бер муниципаль берәмлекнең исеме;
4) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.

Жирәбәдә катнаштырудан баш тарту нигезләре:

1. Комитет боерыгы белән билгеләнгән вакытлардан тыш гаризалар бирү;

2. гаризада тутыру өчен мәҗбүри булган мәгълүматларның булмавы;

3. тапшырылган документларда дөрес булмаган мәгълүмат булу;

4. аучылык ресурсының бер төренә бердән артык муниципаль берәмлек күрсәтелгән гариза.
5. аучының аучылык ресурсының һәр төре буенча төрле муниципаль берәмлекләргә бердән артык гариза бирүе.

Җирәбә салу түбәндәге аучылык ресурсларына карата үткәреләчәк:


Поши:
 
Әгерҗе районы – 3 баш
 
Азнакай районы – 2 баш
 
Алексеевск районы – 1 баш
 
Әлки районы – 4 баш
 
Әлмәт районы – 4 баш
 
Баулы районы – 2 баш
 
Лениногорск районы – 5 баш
 
Менделеевск районы – 1 баш
 
Түбән Кама районы – 2 баш
 
Нурлат районы – 3 баш
 
Балык Бистәсе районы – 1 баш
 
Сарман районы – 1 баш
 
Спас районы – 2 баш
 
Ютазы районы – 4 баш
 
 
Кабан дуңгызы:
 
Арча районы – 7 баш
 
Алабуга районы – 2 баш
 
Лениногорск районы – 2 баш
 
Нурлат районы – 14 баш
 
Балык Бистәсе районы – 9 баш
 
 
Кыр кәҗәсе:
 
Азнакай районы – 5 баш
 
Алексеевск районы – 8 баш
 
Әлки районы – 12 баш
 
Әлмәт районы – 2 баш
 
Баулы районы – 5 баш
 
Бөгелмә районы – 3 баш
 
Лениногорск районы – 4 баш
 
Түбән Кама районы – 2 баш
 
Яңа Чишмә районы – 2 баш
 
Нурлат районы – 3 баш
 
Сарман районы – 2 баш
 
Спас районы – 5 баш
 
Чистай районы – 2 баш
 
Ютазы районы – 4 баш
 
 
Бурсык:
 
Әгерҗе районы – 2 баш
 
Азнакай районы – 2 баш
 
Алексеевск районы – 1 баш
 
Баулы районы – 4 баш
 
Лениногорск районы – 1 баш
 
Мөслим районы – 1 баш
 
Нурлат районы – 1 баш
 
Балык Бистәсе районы – 1 баш
 
Сарман районы – 1 баш
 
Спас районы – 1 баш
 
Ютазы районы – 1 баш

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International